news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” көрәше бүген Казанда дәвам итә

“Татнефть Арена”да уен кичке 7 дә башлана

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” финалга юллама өчен көрәшне бүген Казанда дәвам итәчәк. Уфа бозында узган ике очрашуның икесендә дә отып, “барс”лар бу сериядә2:0 исәбе белән алга чыкты. Шулай итеп, быелгы плей-оффта Казан клубының әлегә кадәр көндәшләре бозында оттырганы юк.
Регуляр чемпионат җиңүчесе “Салават Юлаев” болай тиз генә бирешергә җыенмый. Казан бозында узачак ике уенда ул реванш алырга омтылачак. Башкортстан башкаласында үткән очрашуларда “Ак Барс” капкасын көчле штурмлаган уфалылар бүген тагын да кискенрәк уйнарга мөмкин.
“Татнефть Арена”да уен кичке 7 дә башлана.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100