news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” белән “Нефтяник” хәйриячелек өчен 270 мең сум җыйган

Әлмәттә хәйриячелек иптәшләрчә матч башланды.

“Ак Барс” белән “Нефтяник” хәйриячелек өчен 270 мең сум җыйган
Ильнар Тухбатов/архив

(Әлмәт, 1 август, ”Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Ак Барс” белән “Нефтяник” хоккей клублары хәйриячелек өчен 273 050 сум акча җыйган. Әлмәттә Татарстан командаларының традицион хәйрия иптәшләрчә матч башланды.

Ел саен “Ак Барс” - “Нефтяник” матчларына билет сатудан җыелган акчаны клублар хәйрияче оешмаларга тапшыра. Быел 273 050 сумлык 1400дән артык билет сатылган. Бу акчалар “В твою пользу” фондына аутизм белән авыручы балаларга инклюзив белем бирү программасын гамәлгә кую өчен юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot