Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" белән "Металлург" Көнчыгышта лидерлык өчен көч сынаша
Ил чемпионатларында алар 84 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 42 җиңү, 38 җиңелү бар, 4 уен тигез исәпкә тәмамланган
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда "Ак Барс" (Казан) һәм "Металлург" (Магнитогорск) командалары арасында КХЛ чемпионаты матчы була. Уен 19 сәгать 30 минутта башлана.
Матчка Евгений Ромасько (Тверь), Алексей Анисимов, Дмитрий Сивов, Сергей Шелянин (барысы да – Мәскәүдән) судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә. "Россия-2" һәм ТНВ каналлары хокей яратучыларга турыдын-туры трансляция тәкъдим итә (репортажлар 19.25 һәм 19.30 да башлана).
Ил чемпионатларында "Ак Барс" һәм "Металлург" 84 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 42 җиңү, 38 җиңелү бар, 4 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 218-205). Соңгы тапкыр көндәшләр бер-берсе белән тугыз көн элек уйнаган: 17 октябрьдә Магнитогорскида "барслар" 1:2 исәбенә оттырган, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз