“Ак Барс” белән “Автомобилист” очраша
Бу сезонда “Ак Барс” белән “Автомобилист” очрашты инде: 4 сентябрьдә Казанда “барс”лылар 3:2 исәбе белән җиңде
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген “Ак Барс” командасы Екатеринбургта Континенталь хоккей лигасы чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. Очрашу 17.00 сәгатьтә башлана.
“Автомобилист” – “Ак Барс” матчында Владимир Букин (Мәскәү), Евгений Ромасько (Тверь), Дмитрий Голяк, Иван Дедюля (икесе дә Минскидан) судья бригадасы хезмәт күрсәтә. “Татарстан–Яңа гасыр” телеканалы хоккей яратучыларга турыдан-туры трансляция тәкъдим итә.
Бу сезонда “Ак Барс” белән “Автомобилист” очрашты инде: 4 сентябрьдә Казанда “барс”лылар 3:2 исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.