"Ак Барс" башкала "Динамо"сын кабул итә
Матчка КХЛ арбитрлары Антти Боман, Эдуард Одиньш, Петр Алешин, Юрий Иванов хезмәт күрсәтә
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан "Ак Барс"ы Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) чираттагы матчында "Динамо" командасы (Мәскәү) белән очраша. "Татнефть-арена" боз сараендагы очрашу 19.30да башлана.
«Ак Барс» – «Динамо» матчына КХЛ арбитрлары Антти Боман, Эдуард Одиньш, Петр Алешин һәм Юрий Иванов хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 85 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 33 җиңү, 45 җиңелү бар һәм 7 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 183-214). Узган сезонда "барслар" динамолыларга ике очрашуда да оттырган: Мәскәүдә – 2:3 (Меллер, Малыхин; Вишневский, Горовиков, Мосалев), Казанда – 1:4 (Меллер; Жердев, Будкин, Глазачев, Карсумс).