news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ак Барс Банкы ТР Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыкларына сертификатлар тапшырды

ТР Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары яңа җиһазлар алу өчен сертификатларга ия булды, аларны Ак Барс Банкы исеменнән ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә тапшырдылар.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы – 5 мең берәмлек автоматлаштырылган эш урынына сертификат, ә Мәгариф һәм фән министрлыгы 4 мең 286 ноутбукка сертификат алган.

Ак Барс Банкы ачылган бирле барлыгы 3,8 миллиард сумлык җиһаз һәм программа белән тәэмин итү системалары сатып алган.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, министрлык өчен мондый ярдәм бик тә мөһим.

«Бүгенге көндә мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларын автоматлаштырылган урыннар, ноутбуклардан башка күз алдына да китереп булмый», - дип искәртте Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot