news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” банкы шәригать кануннары буенча күчемсез милек алуны финанслый башлаячак

"Яңа проект 2019 елда гамәлгә ашырылачак", - диде “Ак Барс” ГАҖ Директорлар советы рәисе.

“Ак Барс” банкы шәригать кануннары буенча күчемсез милек алуны финанслый башлаячак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). “Ак Барс” банкы ислам кануннары буенча торак алуны финанслау буенча яңа продукт тәкъдим итәргә җыена. Бу турыда “Ак Барс” ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин әйтте.

“Продукт һәм инфраструктура әзер. Квалификацияле белгечләр булуы бик мөһим. Без аларны элек бу эш белән шөгыльләнгән оешмалардан җәлеп итә алдык”, - диде ул.

Валерий Сорокин сүзләренчә, шәригать кануннары буенча күчемсез милек алуны финанслау проекты киләсе елда эшли башлаячак.

"Бүгенге шартлар һәм мохит яңа проект үсеше өчен уңай түгел. Әмма Татарстан банкында бу проектка ихтыяҗ булуын күрәләр һәм клиентларга актуаль тәкъдимнәр ясарга планлаштыралар", - диде “Ак Барс” ГАҖ Директорлар советы рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot