news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ак Барс Банк Казандагы фаҗигадә зыян күргән гаиләләрнең кредитларын юкка чыгарачак

Башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Ак Барс Банк Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең ипотекасын һәм куллану кредитларын юкка чыгарачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Ак Барс Банкның идарә рәисе Зөфәр Гәрәев республика Президентына хәзерге вакытта банкның, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең исемлеге белән чагыштырып, үзенең мәгълүматлар базасына анализ ясавы хакында хәбәр итте», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot