news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” бүген тагын “Динамо”ны кабул итә

Бу юлы Казанга Мәскәү хоккейчылары килде

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” бу арада инде өченче тапкыр “Динамо”ны кабул итә. Бу юлы Татарстан башкаласына Мәскәү “Динамо”сы килде. Принципиаль көндәшләр арасындагы бу мавыктыргыч уен бүген “Татнефть Арена”да кичке 7 дә башланачак. Матчка составында Сергей Гусев (Серов), Александр Антропов, Михаил Небольсин, Алексей Копосов (Екатеринбург) составындагы хөкемдарлар хезмәт күрсәтә.

Казан клубының рәсми сайты хәбәр итүенчә, бу ике команданың ил чемпионатында 73 тапкыр очрашуы мәгълүм. Шуның 30 ында җиңү Казан ягында булган. Ә мәскәүлеләр 36 очрашуда җиңү бәйрәм иткән. 7 очрашу уртак нәтиҗәгә тәмамланган.

Узган сезонда “Ак Барс” белән “Динамо”га ун тапкыр очрашырга насыйп булды. Шуның 4 матчы регуляр чемпионат кысаларында узды. Шулай да командаларга иң кызу уеннарны “плей-офф” этабында ярымфиналда уздырырга туры килде. Зур физик һәм рухи көч түгеп, “Ак Барс” бу сериядә “Динамо”ны отып, финалга узган иде. Нәтиҗәдә, анда Ярославль командасын җиңеп, Гагарин кубогының беренче иясе булды.

Быелгы сезонда 23 уенда 42 очко туплаган Мәскәү “Динамо”сы турнир таблицасының 6 нчы баскычында бара. Ә 33 очко җыйган “Ак Барс” әлегә 12 урын белән генә канәгатьләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100