news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” бүген тәүге тапкыр “Автомобилист” белән очраша

Казан командасы шул рәвешле читтәге уеннар сериясен әлегә тәмамлый

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс” хоккейчылары “Автомобилист”белән очрашып, үз бозыннан читтәге чираттагы уеннар сериясен тәмамлый. Екатеринбургтагы матч Мәскәү вакыты белән 17 сәгатьтә башлана. Уенның хөкемдарлары- Алексей Белов (Ярославль), Максим Голдырев һәм Глеб Лазарев (Пермь).

КХЛ дебютанты “Автомобилист” белән очрашуда Казан хоккейчыларын, тренерларны һәм “барс”ларга битараф булмаган һәркемне бары җиңү егнә канәгатьләндерә. Әлегә Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре читтә узган соңгы 3 очрашуда нибары 1 очко эләктерә алды.

Шунысы игътибарга лаек, “Ак Барс”ның 2006 елда гына төзелгән “Автомобилист” командасы белән бу тәүге очрашуы.

news_right_1
news_right_2
news_bot