news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" бүген Магнитогорскиның "Металлург"ы белән уйнаячак

Магнитогорскида “Металлург” аренасында бу уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башланчак.

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы дүрт матчтан торган күчмә турне кысаларындагы икенче уенны үткәрә – казанлыларның көндәше Магнитогорскиның “Металлург”ы булачак, дип хәбәр итә “Ак Барс” клубы матбугат хезмәте.

Магнитогорскида “Металлург” аренасында уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башланчак. Матчта Континенталь хоккей лигасы арбитрлары Алексей Раводин, Мартин Фране, Павел Бадыль һәм Иван Дедюля эшләячәк.

“Ак Барс” белән “Металлург” арасында матчлар беркайчан да гади генә үтми: Россия чемпионаты кысаларында көндәшләр 92 тапкыр өчрашты. Казанлылар 45 тапкыр җиңде, “Металлург”та – 43 җиңү, дүрт тапкыр уен тигез исәп белән тәмамланды. Узган сезонда командалар дүрт тапкыр очрашкан иде, һәм өч тапкырында иң көчле команданы буллит серияләре аша ачыкларга туры килде: магнитогорскилылар ике тапкыр туры атты, казанлылар – бер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100