news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” бүген Чиләбе “Трактор”ын кабул итә
Тәнәфестән соң Континенталь хоккей лигасында уеннар янәдән башланып китте
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Евротурның Мәскәү этабы белән бәйле тәнәфестән соң, Континенталь хоккей лигасында уеннар янәдән башланып китте. “Ак Барс” хоккейчылары паузадан соң беренче очрашуны бүген үз бозында уздыра. Казанлыларның көндәше –Чиләбе “Трактор”ы. Уен Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 7 дә башлана. “Ак Барс”-“Трактор” матчының хөкемдарлары -Сергей Кулаков (Тверь), Евгений Гамалей һәм Александр Захаренков(Мәскәү).
Бу сезонда көндәшләр инде ике тапкыр очрашырга өлгерде. 20 октябрьдә Казанда узган очрашуда өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән “барс”лар өстен чыкты. Ә 10 көн элек кенә Чиләбе бозында узган очрашуда җиңүчене ачыклау өчен буллитлар сериясе кирәк булды. Анда 1:0 исәбе белән отып, “Тарктор” реванш алган иде.
Казан клубының рәсми сайты мәгълүматларына караганда, “Ак Барс” белән “Трактор” ил чемпионатында барлыгы 56 тапкыр очрашкан. Статистика казанлылар файдасына түгел. Безнең хоккейчылар 23 тапкыр җиңгән, 26 очрашуда җиңелгән. 7 уен уртак исәпкә тәмамланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2