news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” бүген “Атлант”ны кабул итә

Хәзер һәрбер очрашу Зиннәтулла Биләлетдинов командасы өчен турнир таблицасындагы хәлен яхшырту өчен шанс

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быелгы сезонның зур өлеше узуга карамастан, “Ак Барс” һаман да үз дәрәҗәсендәге уен күрсәтә алмый. 44 матчта 72 очко туплаган Казан командасы үзе чыгыш ясаган Көнчыгыш конфедерациясендә 5 нче урында гына. Ә гомуми таблицада “барслар” чемпионат лидеры СКА дан (Санкт-Петербург) 29 очкога калышып 11 нче урында барырга мәҗбүр.

Калган һәрбер очрашуны Зиннәтулла Биләлетдинов командасы өчен турнир таблицасындагы хәлен яхшырту өчен шанс дип бәяләргә мөмкин. Моңа ирешү өчен “Ак Барс”ка бүген, һичшиксез, Мәскәү өлкәсенең “Атлант” командасыннан өстен чыгарга кирәк. “Татнефть Арена”дагы уен кичке 7 дә башлана.

Бу сезон аралыгында Мытищи командасы күпсанлы уенчылары белән хушлашкан иде. Аларга алмашка килүчеләрнең берсе- “Ак Барс”ның элекке һөҗүмчесе, Казан тамашачысының кумирларының берсе Олег Петров булды. Быелгы чемпионатның башында “Атлант” та озак кына уен күрсәтә алмады. Нәтиҗәдә, команданың баш тренеры Федор Канарейкин вазифаларыннан азат ителде. Хәзер команда белән Николай Борщевский җитәкчелек итә. Бүген “Атлант” 76 очко туплап, турнир таблицасының 9 нчы урынында бара.


news_right_1
news_right_2
news_bot