news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» «Автомобилист»ны җиңде

Обухов үз карьерасында 99 нчы голын кертте.

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Екатеринбургта КХЛ чемпионатының чираттагы матчында Казанның «Ак Барс» командасы «Автомобилист» ны 4:1 исәбе белән җиңде.

5 октябрьдә киләсе турда «Ак Барс» Астана "Барыс" белән уйнаячак. 18 матчтан соң казанлылар активында - 30 очко һәм "Көнчыгыш" конференциясендә өченче урын.

«Автомобилист» (Екатеринбург) – «Ак Барс» (Казан) – 1:4 (0:1, 1:1, 0:2).

Алканы аттылар: Алексеев (37) - Черепанов (5), Варнаков (27), Ткачев (41), Обухов (51).

Штраф: 6-8.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100