news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» – «Авангард» матчына арбитрлар билгеләнде

Сериядәге бишенче матчка баш арбитрлар Белов - Буланов - Васильев өчлеге хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Көнчыгыш конференциядә Гагарин кубогы ярымфинал серияләренең бишенче матчына судьялар бригадасы составы билгеләнде. Бу хакта КХЛның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Иртәгә Казанда «Ак Барс» – «Авангард» арасында узачак сериядәге бишенче матчка баш арбитрлар Белов - Буланов - Васильев өчлеге хезмәт күрсәтәчәк.

Искәртеп узабыз: дүрт җиңүгә кадәр сериядә исәп казанлылар файдасына - 3:1.  

news_right_1
news_right_2
news_bot