news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” һава шартлары аркасында Меңъеллык мәйданында бәйрәм концертын кичектерде

Команданың җиңүе уңаеннан оештырылачак концерт башка көнгә күчерелгән.

“Ак Барс” һава шартлары аркасында Меңъеллык мәйданында бәйрәм концертын кичектерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанның “Ак Барс” командасы” һава шартлары аркасында Меңьеллык мәйданында бәйрәм концертын кичектерергә булган. Казанлыларның Гагарин Кубогында җиңүе уңаеннан үткәреләчәк концертта “Пицца” төркеме, рэпер Мот һәм Полина Гагарина катнашуы планлаштырылган иде.

Клубта җанатарларның сәламәтлеген куркыныч астына куя алмаулары турында белдерделәр. Моннан тыш, 30 майда көндез Казанда булган стихия үзәк мәйданга да зыян салган. Шулай итеп бәйрәм программасы башка көнне узачак. Бу хакта соңрак хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot