news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Астанага очты

Бу Зиннәтулла Билалетдинов спортчыларының чемпионаттагы тәнәфестән соң беренче матчлары була

  (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген көндез «Ак Барс» чартерда Астанага очты, иртәгә Казан командасы КХЛ чемпионатының чираттагы матчында “Барыс” белән очрашачак.

Казакъстан башкаласына Казан командасы составында капкачылар Гарипов һәм Нильссон, сакчылар Брукбэнк, Денисов, Захарчук, Корнеев, Медведев, Никулин һәм Рылов, һөҗүмчеләр Азеведо, Бурмистров, Варнаков, Врана, Глухов, Кольцов, Костицын, Лукоянов, Малыхин, Меллер, Мирнов, Обухов, Петров һәм Ткачев китте.

Бу Зиннәтулла Билалетдинов спортчыларының, “Беренче канал” Кубогы җыелма командасында катнашуы белән бәйле рәвештә, чемпионаттагы тәнәфестән соң беренче матчлары булуын да искәртеп узабыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot