news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” Астанадагы матчта “Барыс”ка оттырды

7 сентябрь көнне Казанда узган беренче уенда “Ак Барс” 4:3 исәбе белән “Барыс” командасын җиңгән иде.

“Ак Барс” Астанадагы матчта “Барыс”ка оттырды
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). КХЛ чемпионатының Астанада узган чираттагы матчында “Ак Барс” командасы  “Барыс”ка буллитлар буенча 3:4 хисабы белән җиңелде

Бу командаларның икенче очрашуы булды. 7 сентябрь көнне Казанда хуҗалар 5:3 исәбе белән җиңгән иде. Бүгенге уенның беренче минутларыннан ук казанлылар капкасында Владислав Подъяпольский торды. Ул "Салават Юлаев"ка каршы уенда өченче период алдыннан “нульгә” уйнады һәм буллитта җиңеп чыкты. Шулай ук, составка Даниил Воеводин кайткан, ул Роба Клинкхаммерны алыштырган иде.

“Барыс” казанлылар өчен иң “уңайлы” көндәш булып санала. “Ак Барс” исәбендә 28, ә Астана командасында нибары 5 җиңү. “Барыс” үз бозында казанлыларны өч ел эчендә беренче тапкыр җиңде.

"Барыс" (Астана, Казахстан) — "Ак Барс" (Казан, Россия) — 4:3 Б (1:1, 1:2, 1:0, 0:0, 1:0). Шайбаларны керттеләр: Волк (11), Битц (40), Старченко (46) — Бурмистров (2), Секач (21), Азеведо (37). Штраф: 16-16.

"Ак Барс": Подъяпольский. Марков — Яруллин, Секач — Ландер — Азеведо; Батыршин — Абросимов, Галиев — Бурмистров — Зарипов; Педан — Постма, Потапов — Михеев — Лукоянов; Ткачёв — Малыхин — Кара; Воеводин.

  • “Ак барс” активында 8 очко булды. Киләсе турда, 18 сентябрь көнне Казан командасы Түбән Новгородта “Торпедо” белән уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot