Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс Арена»да Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында халык өчен намаз бүлмәләре ачылды
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында «Ак Барс Арена» стадионында ике намаз бүлмәсе җиһазландырылды. Биредә «Рубин» (Казан) – «Динамо» (Махачкала) клублары уены булачак.
«Мөфти хәзрәт белән бергә бүлмәләрне караучылар арасында «Рубин» футбол клубы» автоном коммерциячел булмаган оешма идарәсе президенты Марат Сафиуллин, «Рубин» футбол клубы» автоном коммерциячел булмаган оешма директоры Илдар Зарипов, «Ак Барс Арена» генераль директорының беренче урынбасары Илнур Гафиятов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов һәм башка шәрәфле кунаклар бар иде», - дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Ак Барс Арена» стадионында намаз уку бүлмәләре Марат Сафиуллин башлангычы белән «Рубин» футбол клубы һәм стадионның уртак тырышлыгы белән булдырылды. Хәзер мөселман җанатарлар футбол уеннары барган вакытта уңайлы шартларда намаз укый алачак. Бу аеруча көзге-кышкы чор өчен әһәмиятле, чөнки намазлар арасындагы вакыт бер сәгатькә кадәр кыскара. Моннан тыш, монда элегрәк узган Республикакүләм ифтарлар стадионга популярлык китерде. Хәзер бирегә мөселманнар күп йөри. Моңа кадәр стадионда спортчылар өчен генә намаз бүлмәсе бар иде.
Футбол карарга килгән халык өчен намаз бүлмәләре көнчыгыш һәм көнбатыш трибуналарда булдырылды. Аларның мәйданы – 12шәр квадрат метр. Янәшәсендә үк тәһарәтханә бар. «Рубин» футбол клубының Казанда үтә торган уеннарында алар барлык кешеләр өчен ачык булачак.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин намаз бүлмәләрен булдыручыларга һәм хәйриячеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге бүлмәләрнең Мәүлид аенда ачылуы кадерле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз