Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс Арена» стадионында яңа офис бинасы төзеләчәк
Реконструкция проектында стадионның көнчыгыш секторында өч дәрәҗәдә офис биналарын төзү каралган.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс Арена» стадионы өлешчә яңартылачак. Россия Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалының уңай бәяләмәсен алган проект документациясе нигезендә, футбол стадионының көнчыгыш секторында өч дәрәҗәдә офис биналарын төзү каралган. Бу хакта Россия Дәүләт экспертизасы сайтында хәбәр ителә.
3317 квадрат метрлы мәйданда яссы түбәле өч катлы ике секцияле бина төзеләчәк. Анда иҗтимагый билгеләнештәге биналар, шулай ук техник һәм ярдәмче бүлмәләр җиһазландырылачак. Барлыгы өстәмә 250 эш урыны булдыру планлаштырыла. Һәр блокта лифтлар куелачак, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вертикаль күтәргечләр урнаштырылачак.
Төзелеш эшләрен стадион үзе («КАЗАНЬ АРЕНА» АҖ) алып барачак, проектлаучы — «Промэнергострой» ҖЧҖ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз