Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” җанатарларны җәйге хоккей бәйрәменә чакыра
Бәйрәм кунаклары өчен берничә интерактив зона оештырыла
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей клубы барлык җанатарларын “Ак Барс Summer fest” икенче олы бәйрәмгә чакыра. Чара 25 нче июльдә Горький исемендәге паркта 13 сәгатьтә башланачак.
Бәйрәмне оештыручылар берьюлы эшләячәк берничә мәйданчык әзерләгән. Иң киңкүләм бәйрәм төп сәхнә янындагы территория һәм “яшел мәйдан” булачак. Биредә мәдәни программа узачак, ул үз эченә КВН Югары лигасы йолдызлары чыгышы белән КВН командалары фестиваленнән, брейк-дансерларның олы баттлыннан гыйбарәт. Соңгысында Мәскәүдән популяр биючеләр чыгышы планлаштырыла.
Нәни җанатарларны балалар шәһәрчеге көтә, анда таулар, батут һәм башка кабартыла торган аттракционнар урын алачак. Шулай ук аниматорлар “барсик”ларның күңелен ачачак.
Теләге булганнар “Әти, әни, мин – хоккей сөюче гаилә” спорт конкурсында катнаша ала. Анда катнашу өчен 89196299107@yandex.ru электрон адресы буенча теркәлергә кирәк. Заявкалар ирекле формада кабул ителә, әмма катнашучының исем-фамилиясе, яше, элемтәгә чыгу өчен телефоны күрсәтелгән булуы шарт. Катнашучыларны ярышларга кертү өчен мәҗбүри шарт – “Ак Барс” хоккей клубы логотибы белән атрибутика булуы.
Экстрим сөючеләр өчен традицион аерым мәйданчык эшләячәк, аларны төрле гаҗәеп трюклар ясый белә торган профессионаллар чыгышы көтә.
Теләге булганнар өчен флорбол буенча икенче турнир оештырыла. “Моның өчен җиңү теләге көчле булган команда җыярга кирәк. Катнашучыларның яше 14 тән артмаска тиеш. Турнирда катнашучылар 89196299107@yandex.ru эл. адресы буенча теркәлә. Заявкада команда исемен, катнашучылар санын һәм телефон номерын күрсәтү зарур.
Бәйрәм фейерверк белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте. Конкурс һәм турнирда җиңүчеләргә “Ак Барс” командасының алдагы сезонда өйдәге матчларына абонемент һәм башка кыйбатлы бүләкләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз