news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^“Ак Барс” Алтай һәм Себерне яулый

^“Ак Барс” Алтай һәм Себерне яулый

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Якын киләчәктә Татарстанның иң эре банкларыннан берсенең территориаль челтәре ике тапкырдан да күбрәккә артачак. 2005-2009 елларда без 90 өстәмә офис-филиал ачарга планлаштырабыз, - ди “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе урынбасары Марат Миңнебаев. Бүген банк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең тагын 12 төбәгендә эшли. Банкның территориаль челтәре 33 филиалдан, 62 өстәмә офис, 99 операция кассасы, Сарытаудагы “Наратбанк” бүлендек банкыннан (8 филиал) гыйбарәт. Быел ук Төмән, Пермь һәм Новосибирскида филиаллар ачу планлаштырыла. 2006 елда - Кемерово, Барнаул, Ростов-Донда.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100