news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» 5:0 исәбе белән Екатеринбург командасын отты

«Ак Барс» 5:0 исәбе белән Екатеринбург командасын отты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасын җиңде. Уен Казанда узды.

Беренче периодның уналтынчы минутында Артём Галимов исәпне ачты (1:0). Бераздан, Григорий Денисенко капкага таба барганда, көндәш команда уенчысы аны кәшәкәсе белән тоткарлап екты. Нәтиҗәдә, хөкемдарлар Григорий капкачы белән бергә-бер калып алкага бәрә дигән карар чыгарды, тик Денисенко ул мөмкинлектән файдалана алмады, гол кермәде. Унҗиденче минутта Александр Хмелевский «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (2:0).

Икенче периодның җиденче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов гол кертте (3:0). Период уртасында «Автомобилист» уенчысы Роман Горбуновның йөзенә алка эләкте. 30 декабрь көне узган уенда «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкинның йөзенә кәшәкә эләккән иде, шунда алган җәрәхәте сәбәпле, ул бүгенге матчта катнашмады.

Өченче периодның бишенче минутында Григорий Денисенко «Автомобилист» капкасына дүртенче алканы кертте (4:0). Берничә секундтан Михаил Фисенко голы исәпне 5:0 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Арефьев);
  • Хмелевский – Семёнов – Алистров, Фальковский – Миллер;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
  • Денисенко – Фисенко – Биро, Лучевников – Ст. Терехов;
  • Дыняк – Кателевский – Бровкин (Иванов), Потапов.

«Автомобилист»

  • Галкин (Аликин);
  • Хрипунов – Бывальцев – Голышев, Трямкин – Блэкер;
  • Шаров – Да Коста – Буше, Бусыгин – Зборовский;
  • Кизимов – Волк – Мэйсек, Воробьёв – Паутов;
  • Шашков – Горбунов – Денежкин (Тарасов), Малоросиянов.

«Ак Барс»ның киләсе уены 6 гыйнвар көнне узачак. «Ак Барс» – «Авангард» матчы Казанда 17:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot