news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» 26 яшьлек капкачы белән килешү төзеде

Александр Шарыченков Казан командасында ике сезон уздырырга ризалашкан.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей клубы 26 яшьлек капкачы Александр Шарыченков белән килешү төзегән. Бу хакта клубның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Килешү ике елга исәпләнелә. Казан клубы өчен капкачы 30 нчы сан астында уйнаячак.

Александр Шарыченков карьерасын Түбән Новгородта башлый. Аның «Динамо» яшьләр командасында (Мәскәү), «Шериф» (Тверь), «Динамо» (Тверь), «Динамо» (Балашиха), ХК МВД (Балашиха), «Динамо» (Мәскәү), «Югра» (Ханты-Манси) командаларында уйнаганы булды. Россия чемпионы һәм Гагарин кубогы (2013 ел), Россия чемпионатының бронза медале иясе (2015 ел).

Бу сезонда Александр Шарыченков «Югра» составында 14 матчта бозга чыкты – шуның унысында команда җиңелде. Сезондагы статистик күрсәткече – һәр матчта уртача 2,94 алка керттергән, капкага сугылган алкаларның 90,7 процентын керттермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot