Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" 2018 елда беренче тапкыр оттырды
Казан командасы конференциядә лидерлыгын югалтмады.
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында “Северсталь” командасына оттырды. Бу Казан хоккейчыларының 2018 елда беренче җиңелүе булды.
Череповецта узган әлеге матч боз хуҗалары файдасына 5:2 (2:2, 1:0, 1:0) белән төгәлләнде. “Северсталь” командасыннан алкаларны Вадим Кудако (8 нче минут), Адам Мазур (14 нче минут), Руслан Карлин (28, 59 нчы минутлар) һәм Юрий Трубачев (50 нче минут) кертте. “Ак Барс” 20 секунд аралыгы белән ике алка кертә алды: уңышка 8 нче минутта Станислав Галиев һәм Джастин Азеведо иреште.
“Икенче матч рәттән икенче периодта уңышсыз уйныйбыз. Сакта хаталар булды. Планлаштырганча уйнамадык”, – диде “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уеннан соңгы матбугат конференциясендә.
Шунысы да игътибарга лаек: “Северсталь” үз бозында соңгы тапкыр “Ак Барс” командасын 2011 елның октябрендә откан булган.
Әлеге җиңелүдән соң да “Ак Барс” Көнчыгыш конференциядә лидерлыгын югалтмады.
Казан хоккейчылары 10 гыйнварда Ригада “Динамо” командасы белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз