news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс», 13 тапкыр буллит бәреп, Мәскәү командасын җиңде

«Ак Барс», 13 тапкыр буллит бәреп, Мәскәү командасын җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Спартак» командасын 4:3 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге матч «Нефть матчы» дип игълан ителде. «Ак Барс» тренерлары уенны нефтьчеләр киемендә үткәрде «Татнефть Арена»да нефть чыгару эшчәнлегенә бәйле төрле уеннар, күңел ачу чаралары оештырылган иде. Матч башында символик алка бәрүдә Лениногрскиның балалар йортындагы «Татнефть»нең остазлык программасы кураторы Алия Хәкимова катнашты.

Уен ял көненә туры килгәч, Мәскәүдән «Спартак» җанатарлары да кунаклар фан-секторын тутырган иде.

Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, голны «Спартак» һөҗүмчесе Максим Цыплаков кертте (0:1). Бишенче минутта «Ак Барс» та үзенең җавап алкасын кертте, гол авторы – Дмитрий Кагарлицкий (1:1). «Спартак» уенчысы дүрт минут штрафчылар эскәмиясендә утырып чыкты, «Ак Барс» күпчелектә уйнау мөмкинлегеннән файдалана алмады, киресенчә, Мәскәү командасы һөҗүмчесе Максим Цыплаков икенче голын кертте (1:2).

Период тәмамланырга бер минут калганда, Артём Лукоянов исәпне тигезли алды (2:2). «Ак Барс» һөҗүмчеләре Дмитрий Кагарлицкий һәм Артём Лукоянов икенче уен рәттән гол кертә, «Лада»га каршы уенда да алар алка керткән иде.

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодның дүртенче минутында «Ак Барс» алга чыкты, Илья Сафонов гол кертте (3:2). Период ахырында «Спартак» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды һәм унтугызынчы минутта Илья Ковальчук гол кертте (3:3).

«Ак Барс» периодның соңгы минутын азчылыкта үткәрде. Штраф дүрт минутка салынды, шуңа күрә өч период тигез исәп белән тәмамлангач бирелә торган өстәмә вакытны да Казан командасы азчылыкта башлады.

Өстәмә вакыт-овертаймда голлар кермәде. Капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрүләрдә «Ак Барс» өстен чыкты һәм әлеге уенда җиңү яулады (4:3). Буллит бәрүләр озакка сузылды, ике командага барлыгы 26 бәрү булды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Лямкин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Войнов;
  • Барбер – Сафонов – Свечников, Журавлёв – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов), Хуҗиханов.

«Спартак»

  • Кареев (Рибар);
  • Голдобин – Бурмистров – Цыплаков,Чайковски – Кин;
  • Зайцев – Вишневский, Ковальчук – Рубцов – Пашин;
  • Рукавишников – Савиков, Талалуев – Галимов – Беляев;
  • Орлов, Чезганов – Мансуров – Филин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Екатеринбургта узачак. «Автомобилист» командасына каршы матч 24 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100