news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Мөнҗия» әсәре буенча язылган фәнни эш җиңү яулаган

Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Мөнҗия» әсәре буенча язылган фәнни эш җиңү яулаган
Фото: Диния Вәлиуллина

Укучыларның Лев Толстой исемендәге VII Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсының татар әдәбияты, журналистика секциясендә беренче урынны Казан шәһәрендәге 96 гимназиянең 11 сыйныф укучысы Диния Вәлиуллина алган. Ул фәнни эшен язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Мөнҗия» исемле әсәренә нигезләп әзерләгән. Фәнни эшне әзерләүдә гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучылары - Әлфия Мифтахетдинова һәм Рәшидә Кадыйрова ярдәм иткән.

«Айзирәк Гәрәеваның «Мөнҗия» әсәрен укучылар белән бергәләп кызыксынып, горурланып укыдык. Бу әсәрне укыган бер кеше дә битараф кала алмый. Мөнҗия ханымның тормышы бик гыйбрәтле. 11 сыйныф укучысы Диния Вәлиуллина әсәрнең герое – Мөнҗия ханым белән бигрәк тә кызыксынды, чөнки аның әби-бабалары да Актаныш ягыннан», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфия Мифтахетдинова.

Ул укучылар белән төрле җирләрдә яшәүче танылган милләттәшләребез тормышы һәм иҗатын өйрәтү максатыннан күп кенә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуларын әйтте.

«Айзирәк Гәрәева-Акчураның иҗатын өйрәнеп, «Казан утлары», «Идел» журналында чыккан әсәрләрен укып, Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашып, беренче урынны алган идек. Бу юлы фәнни эшебезне Казан Федераль университетында Россиякүләм дәрәҗәдә уздырылган конференциядә якладык. Бик яраттылар һәм беренче урынга лаек булдык», - диде туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

Гимназия укытучылары опера җырчысы Мөнҗия Еркимбаеваның тормышы белән кызыксынып, Актаныш районы Илчебай авылы халкы белән дә элемтәгә кергәннәр.

«Кызганыч, авылда күренекле якташлары хакында мәгълүмат юк диярлек. Шунысы кызык: безнең ветеран укытучыбыз Асия Корбанова Мөнҗия ханымның туганы булып чыкты. Бу хакта ул мәктәптә үткәрелгән очрашуда әйтте. Менә шулай, бер әсәр «дәресе» бик кызыклы һәм тәрбияви дәвам итә. «Мөнҗия»не язган, шушы талантлы татар кызын безгә таныткан язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчурага рәхмәт», - диде ул.

  • 14 декабрьдә УНИКС концертлар залында иң яхшы эшләрне тантаналы рәвештә тәбрикләү булачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100