news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айзирәк Гәрәева-Акчураның Мәрьям Бубига багышланган китабы басылып чыкты

Айзирәк Гәрәева-Акчураның Мәрьям Бубига багышланган китабы басылып чыкты
Фото: Китап тышлыгы скриншоты

Истанбулда яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның Татарстан китап нәшриятында «Мәрьям Буби» дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

  • Китап мәгърифәтче Бубиларның Төркиядәге дәвамчыларын өйрәнү һәм татар мөһаҗирлек тарихының яңа сәхифәләрен ачу максаты белән язылган. Россия һәм Төркия тарихының кискен борылыш елларындагы (1917–1924) вакыйгалар шаһиты булган, катлаулы гомер юлы узган Мәрьям Бубины һәм «Буби» мәдрәсәсенә кагылышлы төрекчә чыганакларны өйрәнүгә багышланган бу хезмәт татар мәдәнияте, мәгарифе һәм тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә, диелә китапның тасвирламасында.

Гобәйдулла Буби китаплары. Иж-Бубый авыл музеенда.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчура

«Төрек телле чыганаклар дигәндә, архив документлары, матбугат тупламалары, төрекчә китаплар, кулъязма хатирәләр – һәркайсы аерым игътибар һәм вакыт сорый. Мәрьям Буби турында өйрәнгәндә үзебезнең галимнәрнең дә хезмәтләренә күп вакыт сарыф итәргә туры килде. Бигрәк тә, галимә Альта ханым Мәхмүтова бертуган Бубиларны җентекләп өйрәнеп, зур фәнни мирас калдырган шәхес», – диде китап авторы «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, Иж-Бубый авылы музее бик бай. «Алар белән даими элемтәдә тордык, яңа фактларны бергәләп ачыкладык. Баштан ук татарча һәм русча чыганаклар янына төрек телле чыганакларны өстәүне, үзара чагыштырып тикшерүне максат итеп куйдым, эзләнүләр алып бардым. Моны китабыма да кертергә тырыштым», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

«Төркия белән бәйле татарлар тарихы, язмышы турында язарга утырганда, күз алдына бөтенесе бер картина буларак килә. Алар картинада шулкадәр күп һәм төрле кебек, әмма һәркайсы бер-берсенә бәйле. Рухлары, телләре, кардәшлекләре, гыйлемнәре, гамәлләре һәм башкалар белән. Мәрьям темасына әтисе Гобәйдулла Буби кебек үз заманының иң престижлы уку йорты булган Мөлкия мәктәбендә һәм башка уку йортларында белем алган татарлар да, Буби мәдрәсәсе һәм биредә укыткан кайбер мөгаллимнәрнең Төркиядәге язмышлары да керә. Шулай ук патша заманында төрек әсирләре белән гаилә корган татар кызларының гомер юллары, аларның дәвамчылары да керә», – диде ул.

Мәрьям Капылы белән Анкарада төшкән фото. Гобәйдулла Буби оныгының кызы.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчура

Айзирәк Гәрәева-Акчура Мәрьям Буби белән бәйле нинди вакыйгаларның аңа тәэсир иткәнен сөйләде. «Мәсәлән, Мәрьям Буби-Атмаҗаның революция вакытында ятим калган баланы үз янына сыендыруы, аңа әни булуы... Мөһәҗирлек юлында дөньяга килгән кызларына туганнан-туганнарының исемнәрен бирүе... Бергә уйнап үскән, укыган кардәшләре Габдулла Буби кызы Галия, Мөхлисә Буби кызы Мөнҗияне мөһәҗирлеккә чыгып киткәч башка күрә алмаган бит. Кызларына аларның исеме белән дәшкән... Болар миңа бик тәэсир итте. ХХ гасыр башы зыялы татар кызларының язмышы гел сынаулардан торган. Бәлки шуңадыр да Мәрьямнең дә 46 яшендә үк йөрәге тоткандыр», – ди ул.

Китап авторы Мәрьям Бубиның нәсел дәвамчыларына рәхмәт әйтте. «Алар гаилә эче хатирәләре белән уртаклашты. Без, авыл музее белән берлектә берничә альбом эшләп тапшырдык. Бубилар тарихына кагылышлы 70тән артык фотоны татарча-төрекчә аңлатмалар белән бер альбомга туплап бирдек. Аннары Гобәйдулла Бубиның «Хозур» нәшрияты бастырган китапларын бүләк иттек. Бик дулкынланып рәхмәтләрен әйттеләр. Әбисе исемен йөрткән Мәрьям Капылы: «Бабаларымның җирен кайтып күрсәм, һавасын бер суласам иде», – дип тели. Насыйп булса, бәлки кайтырлар да», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

news_right_1
news_right_2
news_bot