news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Язучылык белән акча эшләп булмау – дөнья күләмендәге проблема

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Язучылык белән акча эшләп булмау – дөнья күләмендәге проблема
Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура язучылык белән акча эшләп булмау мәсьәләсен дөнья күләмендәге проблема дип атады.

«Бу күренеш безгә генә хас әйбер түгел. Чит илләрдә дә шул хәл. Татар язучысының акчасы юк, язучылык белән акча эшләп булмый, дибез. Ул – дөнья күләмендә шундый проблема», - диде ул «Татар-информ»га «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә.

Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиядәге бер нәшрият сайтын мисал итеп китерде.

«Сайтта теге яки бу китапны ничә кеше сатып алган, ничә көн элек куелган – барысы күренә, бөтен мәгълүмат ачык. Төрле авторларның китапларын чагыштырдым. Әйтик, чит ил (төрек телле булмаган авторның) язучыларының төрекчәгә тәрҗемә ителгән китаплары бар. Шундый бер китапны 94 мең кеше сатып алган. Димәк, чит ил авторын төрекләр арасында беләләр. Төрек язучылары китапларын кереп карадым (берничә мәшһүр һәм бөтенләй танылмаган авторларныкын), төрлечә сатылган. Кемнекедер биш-алты тапкыр алынса, кемнекедер җиде-сигез мең мәртәбә», - диде журналист.

Аның фикеренчә, язучы алтын каләм белән язса да, акча туплавына гарантия юк.

«Татар язучысы белән чит ил язучысын, татар китаплары белән чит ил китапларын чагыштыра башласаң, әллә нинди анализлар ясарга була. Ә китап укучыларны исәпләсәк. Очраклы гына интернетта Төркиянең 2022 елда китап укучылары статистикасын күргән идем. 15 яшьтән өлкәнрәкләрнең 31 проценты бер яки берничә китап укыган. Хәтта шуны хисаплаганнар, көнгә китап уку вакыты – бер минут диелгән иде. Кызык, бездә һәр кеше башына ничә минут төшә икән?! Менә шуңа җавапны чамаласаң, язу бәясе чыга инде», - диде ул.

Ул Татарстанда язучыларга карата аңлаешлы мөнәсәбәт барлыгын, әдәби бәйгеләр, әсәрләрнең «Казан утлары» журналында, моннан тыш, аерым җыентыкларда басылуын әйтте.

«Татар язучысын татар халкы тарихы, мәдәниятенә, теленә хезмәт итүче дип тә карыйбыз икән (чынлыкта, хәтта шулай тиеш дип беләбез), дәүләт, булдыра алган кадәр, матди яктан ярдәм итү проектлары белән язучыларның хәленә кереп торса иде. Аллаһка шөкер, Татарстанда бу яктан аңлау бар», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100