news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркия журналистикасы турында: Җанлылык, импровизация бик көчле

Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркия журналистикасы турында: Җанлылык, импровизация бик көчле
Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар журналисты» сәхифәсендә биргән әңгәмәсендә Төркия журналистларының эшчәнлеге белән таныштырды.

«Телевидениедә туры эфир вакытында социаль челтәрләрне уңышлы куллану бик нык сизелә. Мәсәлән, интернетта тапшыру сәхифәсенә язылган фикерләрне секунды белән алып баручы туры эфирда укый. «Безгә болай яздылар, сез нәрсә әйтерсез?» – дип, экспертларга мөрәҗәгать итә. Экспертлар җавап бирә, Төркиянең төрле җирләреннән һәм чит илләрдән хәбәрчеләр туры эфирга вакыйга урыныннан кушыла. Реакцияләре бик тиз. Җанлылык, импровизация бик көчле. Шул күренешкә шаккатам: төнге уникеме, иртәнге сигезме, көндезме – көннең һәр вакытына туры килгән тапшырулар туры эфирда бара», - диде ул.

Айзирәк Гәрәева-Акчура әйтүенчә, Төркия телевиденисендә каналлар бихисап. «Бөтенләй хәбәрләр күрсәтмәгәннәре дә бар. Төрле телләрдә эшли торган каналлар күп. Бу инде – дәүләт сәясәте. Төркия журналистлары теләсә нинди темага төрле форматта җанлы тапшырулар, туры эфирлар оештыра ала. Техник яктан да яхшы тәэмин ителгәннәр, дип уйлыйм. Тапшыруларда эксперт буларак, вазифалы кешеләр, профессорлар, журналистлар күп катнаша. Сәясәткә кагылышлы тапшыруларда, мәсәлән, сәясәт темасына язучы журналистлар килеп, депутатлар белән бәхәсләшәләр», - диде журналист.

«Шулай ук, тарихка багышланган тапшырулар да бар. «Тамашачыга кызык түгел, темасы ялыктыргыч», – дигән тапшырулар инде болар. Мәсәлән, бер галимне чакыралар, һәм ул, акрын гына ике-өч сәгать тарих аңлатып утыра. Сүз уңаеннан әйтим, еш кына Татарстан, татарлар тарихын телгә алалар, Идел-Урал тарихына кереп китәләр. Ислам динен кабул итү темасында Болгарның фотоларын күрсәтеп сөйләргә мөмкиннәр», - диде ул «Татар-информ»га.

Ул, Төркия каналларын караганда, «бу дөрес хәбәр микән» дип, интернеттан өстәмә рәвештә тикшереп утыру ихтыяҗы бик аз калуын әйтте. «Чөнки журналистлары халыкта сорау тудырган әйберләрне туры эфирда ачыклык кертә бара. Һәм каналларның төрлелеге бөтенләй капма-каршы фикерләрнең дә яңгыравына китерә. Әлбәттә, цензура бар. Төркия сериал индустриясендә эшләүче татарлардан ишеткәнем бар, цензура Төркия сериаллары өчен дә көчле. Һәр сериалның һәр бүлеме цензура аша үтә, диләр», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100