news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Искешәһәр татарлары ифтары милли рухта узды

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Искешәһәр татарлары ифтары милли рухта узды
Фото: Айзирә Гәрәева-Акчура

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиядә яшәүче җирле татарлар оештырган ифтарларның үзенчәлеге турында сөйләде.

«Бу көннәрдә Төркия татарлары арасында үзара ифтар ашлары тыйнак кына, милли рухта әле берсенең өендә, әле икенчесендә уза. Шулай итеп, татар милли ризыкларыбыз кош теле, бавырсаклар табын түрендә күренеп ала, кардәш-ыру бер-берсенең хәл-әһвәлен белешә, Казан тарафларыннан килеп ирешкән хәбәрләр, Төркиядәге көнлек тормыш телгә керә», - диде ул «Татар-информ»га.

Фото: © Вахит Ирден

Аның әйтүенчә, элекке елларда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, «Татарстан» сәүдә йорты, Төркиядәге татар җәмгыятьләре берлектә татарларны гомуми ифтарларга җыю традициягә әйләнгән бер чара булган. «Аннары, пандемия сәбәпле, өзеклек хасил булды. Быелгы Рамазан аенда исә «Татнефть» компаниясенең, шушы ифтарларга туры китереп, «Кадим Әлмәт» этник музыка төркеме концертларын оештыруы зур бүләк булды», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

«Татар-информ» билгеләп үткәнчә, 2 апрельдә татарлар ифтары Истанбулдагы «Kazanda By Evren» татар-төрек ресторанында, 3 апрельдә Күтаһия шәһәрендә, 4 апрельдә ифтар Искешәһәрдә булган. 5 апрельдә Анкарада татар җәмгыятендә үткәрү ниятләнелгән.

«Кичә Искешәһәрдәге ифтарга без дә чакырулы идек. Ифтар ашы азан әйтү, авыз ачу белән башланып китте. Аннары җыелган халыкны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Искешәһәр татарлары җәмгыяте җитәкчесе Видат Догу һәм Төркия Гаилә һәм социаль эшләр министры ярдәмчесе, Искешәһәр татары Леман Янегөн сәламләде. Бераздан «Кадим Әлмәт» төркеме тарихи, дини бәетләр, мөнәҗәтләр әйтте. Мәҗлеснең алдан төзелгән программасы бергәләп «Туган тел»не башкару белән тәмамланды», - дип сөйләде журналист.

Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчура

Ифтар кичәсе аралашулар, бергәләп татар халкының яраткан җырларын башкару белән дәвам иткән. «Бу үзе үк Төркиядә яшәүче милләттәшләребездә никадәр татар җырына, татар чараларына ихтыяҗ барлыгын күрсәтте кебек. Үзләре дә битарафлык күрсәтмәделәр, кайберләре телефоннарындагы яраткан татар җырларын күрсәтеп, артистлардан шуларны башкаруларын сорады, кайберләре фотоларга төште», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

«Ирем Якуп Акчура кунакларның ни сәбәпле шаңкубызда уйнамаулары белән кызыксынды. «Корыһөекнең иң борынгы уен коралы кубыз бит», - дип, шаяртты. Корыһөек Искешәһәр татарларының күбесенең туган авылы. 70 чакрым ераклыкта урнашкан татар мөһаҗирләре нигез салган авыл. «Минем бабам да, әтием дә кубызны үзләре ясый иде. Мин дә күп ясадым. Татарлар оештырган «Тумата» фольклор ансамблендә шул кубызларда уйный идек», - дип, хатирәләрен яңартты. Аннары берсен кесәсеннән алып, артистлар белән бергәләп борынгы уен коралында уйнады. Алга таба Искешәһәр татарлары, кунаклар «Ай, былбылым», «Әдрән диңгез» кебек халкыбызның яраткан җырларын искә төшерделәр», - диде ул.

«Ифтарга кадәр кунаклар Татар музеенда булдылар. Артистлар музейда саклана торган татар мөһаҗирләре туган илләреннән китергән бер гасырлык гармунда уйнап күрсәттеләр», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100