news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юл

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юл
Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар журналист» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә яшь журналистларга киңәшләре белән уртаклашты.

«Гыйлем бервакытта да артык түгел. Эшкә керәсеңме, кайдадыр мәкаләләрең басыламы, кулдан килгәнчә камилләшергә омтылырга, үзеңне шәхес итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Укучыларга шәхес булган журналистлар кызыклы. Моның өчен мөмкинлекләрне исәпкә алып, укырга кирәк. Мәсәлән, аспирантурада яки башка өлкәләрдә белем тупла. Телләр өйрән яки төрле ил журналистларының тәҗрибәләрен күзәт. Өйрәнү, гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юллар», - диде ул «Татар-информ»га.

Аның фикеренчә, бүгенге яшьләргә киңәшләр бирүе авыр, чөнки алар – бөтенләй башка заман баласы.

«Әгәр журналист булырга телисең икән, алдан ук шуны истә тотарга кирәк: син үз өстеңә зур йөк аласың, дигән сүз. Татар журналисты булу ул – гади бер хәбәрче сыйфатында гына эшләү түгел. Милләтне кайгырту, мәдәният, тарихыбызны өйрәнү һ.б. бурычлар да йөкләнә. Шуңа күрә татар журналистына хас үзенчәлекләргә әзер килергә кирәк», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100