news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзирәк Гәрәева-Акчура Бубыйлар нәселенең Төркиядәге дәвамчыларын өйрәнгән

Айзирәк Гәрәева-Акчура Бубыйлар нәселенең Төркиядәге дәвамчыларын өйрәнгән
Фото: © «Татар-информ», Айзирәк Гәрәева-Акчура

Кичә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның (1869-1937) 155 еллыгына багышланган фәнни конференция булган. Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура әлеге конферециядәге чыгышы турында сөйләде.

«Барыбызга да мәгълүм, галим Айдар Хәйретдинов «Гобәйдулла кызы Мәрьям Нигъмәтуллина: Бубыйлар нәселенең нәмәгълүм вәкиле» хезмәте белән Мәрьям Тоган-Атмаҗа исемен Татарстанга кайтарды. Бу хезмәт тәэсирендә Мәрьямнең гомер юлын, хәйриячел гамәлләрен, гаиләсен өйрәнүне, яңа мәгълүматларны барлауны дәвам итү нияте белән язылган «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа» мәкаләм «Безнең мирас» журналында быел февраль-март-апрель саннарында дөнья күрде», - диде ул.

Аның әйтүенчә, күптән түгел Төркиядә басылган «Төркиядә табылган татар эзләре» китабында әлеге мәкалә урын алган. «Чыгышымда Бубыйлар нәселенең Төркиядәге дәвамчыларын өйрәнүне һәм аларга бәйле чыганакларны аңлаттым. Өйрәнү Атмаҗа гаиләсенә кагылышлы мәкаләләр, төрекчә китап һәм кульязма хатирәләр, рәсми документлар, Мәрьямнең оныклары хатирәләре кебек юнәлешләрдә алып барылуын әйттем», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Ул Мәрьям Буби кызының Төркиядәге гаиләсе турында эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган документларын аңлатуын, оныгы Орһан әфәнде биргән фотоны Иж-Бубый авыл тарихы музеена тапшыруын әйтте.

«Әгерҗе кызы, мөхтәрәм галимәбез Гөлфия Гайнуллинага фәнни нигездә Мәрьямне өйрәнүгә юнәлтүе өчен, шулай ук музейның фәнни хезмәткәре Нурия Маннаповага һәр төрле мөрәҗәгатькә игьтибарлы булуы өчен рәхмәт. Бу эчтәлекле һәм бай мәгълүматлы чара Әгерҗе җирлеге җитәкчелеге, ТР мөселманнары диния нәзарәте, галимнәр, конгресс, музей хезмәткәрләре тырышлыгы, көче белән узды, аларга зур рәхмәт», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Конференциядә XIX – XX гасырлар чигендә татар хатын-кызларының илнең мөселман өммәтендә мәдәни һәм сәяси тормыш үсешенә керткән өлеше, Мөхлисә Нигъмәтуллина – Бубиның хатын-кыз мәгарифен үстерүгә керткән роле һәм аның ХХ гасыр башында Россия мөселманнарының иҗтимагый-дини тормышында актив катнашуы, Бертуган Нигъмәтуллин - Бубиларның фәнни, дини, педагогик мирасы: өйрәнү һәм популярлаштыру мәсьәләләре кебек юнәлешләр буенча чыгышлар яңгыраган.

«Мөхлисә Буби, ир туганнары Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин – Бубилар кебек үк, үзенең фидакяр хезмәтен, барлык тормышын халкына, аны агартуга багышлаган шәхес. Белемле хатын-кызның ислам кануннарына каршы килмәвен һәм хатын-кызның тәрбияле, мәгърифәтле булуы – җәмгыять үсеше, милләт үсеше өчен иң әһәмиятле күрсәткеч икәнлеген гомере буе исбатлап килә. Мөхлисә Буби 20 елдан артык гомерен Россия мөселманнары арасында хатын-кыз мәгарифен тарату эшенә багышлаган педагог, абруйлы казыя булган» – дип өстәде ул.

  • Конференция Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Әгерҗе районы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Башкарма комитеты, Иж-Бубый авыл тарихы музее – «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы тарихы һәм мәдәни мирас музее»ның филиалы, «Бубилар мирасын торгызу» җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100