Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айзатуллинның урынбасары Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсен җитәкләде
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсенең төзелеш һәм архитектура буенча яңа җитәкчесен билгеләде.
Идарә белән бүгенге көнгә кадәр төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары булган Рафар Шакиров җитәкчелек итәчәк. Ул бу вазифага узган елның октябрендә генә билгеләнде.
«Марат Айзатуллин сүзләренчә, Рафар Шакировның тармактагы эш тәҗрибәсе коллектив белән идарә итү линиясен дөрес һәм профессиональ рәвештә дәвам итәргә һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз