Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айзатуллин Татарстанда яңа торакка бирелгән ипотекаларның кимүе турында сөйләде
Татарстанда ипотека кредитлары бирү 2025 елның беренче алты аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 59 процентка кимегән. Бу хакта брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
«Вазгыять, әлбәттә, узган ел белән чагыштырганда, күпкә начаррак. Ипотека бирү 59 процентка кимеде», - диде Айзатуллин.
2024 елның 6 аенда республикада 106 млрд сумлык 27,6 мең кредит бирелгән. Шул ук вакытта быел 50 млрд сумлык 11,2 мең кредит биргәннәр.
«Күренеп тора, бездә кимү бара, чөнки бүген ставка бик югары, ипотека буенча торак сатып алу авырга туры килә», – диде Айзатуллин.
Министр шулай ук төзүчеләр белән эшләү турында сөйләде.
«Без алар белән ай саен очрашабыз, аларны мониторинглыйбыз. Куркыныч объектларны әлегә күрмибез. Әйе, төзүчеләрнең кредитлары буенча түләү вакыты узган инде, әмма бу вазгыятьне без мониторлыйбыз. Банклар белән бергә эшлибез, алар да катнаша», – диде министр.
Ул әлегә төзелештә өлешләп катнашучылар белән массакүләм проблемалар күрмәвен ассызыклады.
«Шуңа күрә бүгенге көндә бездә алданган өлешчеләр бар дип тәнкыйть белән әйтергә мин әлегә әзер түгел. Вазгыять гади түгел, әмма ул әлегә контрольдә», - дип нәтиҗә ясады Айзатуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз