news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айзатуллин: Татарстан РФ төбәкләре арасында торак тапшыру буенча беренче бишлеккә керде

Айзатуллин: Татарстан РФ төбәкләре арасында торак тапшыру буенча беренче бишлеккә керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Идел буе федераль округында торакны файдалануга тапшыру буенча алдынгылыкны саклап калды. Бу хакта ТР Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгындагы матбугат конференциясендә республика ведомствосы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.

«Гыйнвар-октябрь айлары мәгълүматлары буенча, без Россия Федерациясендә бишенче урында барабыз. Безнең алда – Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсе. Идел буе федераль округында без алдынгы урынны билибез, ышанычлы барабыз», – дип билгеләп үтте ул.

Министр шулай ук 11 декабрьгә булган хәл буенча Татарстанда 3,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылуын хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot