news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айзатуллин: Республика торакны файдалануга тапшыруның үсеш темпларын сакларга тырыша

Татарстан бишенче ел рәттән 3 млн квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшыру планкасыннан чыга, ә узган ел рекордлы күрсәткечкә ирешелгән – 3,5 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Россия Төзелеш министрлыгының агымдагы елга планы – 3 млн 175 мең квадрат метрдан да ким түгел. Әмма республика үсеш темпын саклап калырга һәм ким дигәндә алдагы ел дәрәҗәсенә чыгарга яисә аннан да артып китәргә омтыла», – дип ассызыклады спикер.

Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә 2,6 млн кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу 2025 елның беренче яртысына караганда аз гына күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot