news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айзатуллин: Гыйнварда халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 95 процентка җыелды

Айзатуллин: Гыйнварда халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 95 процентка җыелды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2026 елның гыйнварында Татарстанда халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95 процент тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Барлык муниципаль районнар белән видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, соңгы елларда коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасын мониторинглау ел башында түләүләр начар җыелуны күрсәтә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быел гыйнвардагы күрсәткеч 0,7 процентка кимегән. Шул ук вакытта уртача еллык күрсәткеч 99,3 процент тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 0,4 процентка күбрәк. Министр шулай ук электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше 82 процент тәшкил итте, дип хәбәр итте.

2026 елның 1 февраленә булган мәгълүматлар нигезендә, газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 226 млн сум чамасы тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 млн сумга азрак.

Электр энергиясе өлешендә түләнмәгән бурыч суммасы 9 млн сумга кимегән. 1 февральгә бурыч суммасы барлыгы 8 млн сум чамасы тәшкил итә. Шул ук вакытта идарәче компанияләрнең җылылык өчен бурычлары февраль башына 10,3 млн сумга арткан һәм 158,9 млн сум тәшкил иткән. Идарәче оешмалар өлешендә бурычлар арту Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада күзәтелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы җыелган бурычларны түләтү өчен чаралар күрү зарур, дип игътибар итте. Марат Айзатуллин ассызыклаганча, энергия ресурслары өчен бурычлар артуга юл куймау мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot