news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айвар Саттаров: Казанда Җәмигь мәчете төзү хыялы бар иде

Айвар Саттаров: Казанда Җәмигь мәчете төзү хыялы бар иде
Салават Камалетдинов

Бүген Казан ратушасында Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсы җиңүчеләрен игълан иттеләр. Җиңүчеләрнең берсе - Казан архитекторы Айвар Саттаров. "Минем Казанда Җәмигъ мәчете төзү хыялы бар иде", - диде ул журналистларга тантанадан соң. 

"Конкурсны кайчан игълан итәрләр икән дип көттем. Хәтта Интернетта мәчетне ничек күзаллауларымны да теркәп бардым. Ниһаять, бәйгене игълан иткән көнне күрергә насыйп булды. Мин инде конкурска 26 ел әзер", - диде Айвар әфәнде.

Ул ике вариант эшләгәннәрен әйтте, шуның берсе икенче этапка узган. "Ковчег Ноя (Нух)" девизы астындагы эш җиңүгә иреште.

Айвар Саттаров Тубыл шәһәреннән, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлаган. Ул «Кол Шәриф» һәм «Гадел», «Ярдәм», «Казан нуры» мәчетләренең дә архитекторы.

Җиңүчеләрнең тагын берсе – Мәскәүнең "Гинзбург Архитектс" архитектур-реставрацион бюросы җитәкчесе Алексей Гинзбург.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100