news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айвар Саттаров: Җәмигъ мәчетенең абсолют биеклеге 132 метр булачак

Җәмигъ мәчетенең архитектурасына Нух пәйгамбәр көймәсе образы салынган.

Айвар Саттаров: Җәмигъ мәчетенең абсолют биеклеге 132 метр булачак
Салават Камалетдинов

Җәмигъ мәчетенең проектын ясаган Казан архитекторы Айвар Саттаров мәчетнең абсолют биеклеге 132 метр булачагын әйтте.

«Җәмигъ мәчете стилобат өстенә күтәртелеп эшләнәчәк. Ленин дамбасы су өстеннән 58 метр биеклектә булса, стилобатны алтмыш метр күтәрәбез, ягъни мәчетнең нигезе күпердән ике метрга биегрәк булачак. Шушы ноктадан мәчет яңадан 52 метрга, ә аның иң биек манарасы 77 метрга күтәреләчәк. Абсолют биеклек диңгез өстеннән 132 метрны тәшкил итәчәк. Мәчетнең буе 120 метр, ә иңе 60 метр булыр дип уйланылган», - диде Айвар Саттаров.

Чагыштыру өчен: 10 катлы йортның биеклеге 40 метр чамасы була.

Социаль челтәрләрдә мәчет матур, әмма тәбәнәк, ерактан күренмәскә мөмкин дигән фикерләр әйтелгән иде. Айвар Саттаров бу фаразларны кире какты. Архитектор сүзләренчә, Колшәриф мәчете дә чокырлы урында стилобатка утыртылып төзелгән. Шуңа күрә ул тау өстенә салынган кебек тоелачак. Шуңа да карамастан, Колшәриф мәчете биегрәк булып кала: архитектор моны мәчетнең тауда төзелүе белән аңлатты, символик яктан да шулай дөрес икәнлеген әйтте.

«Мәчет елга буенда булгач, күңелгә Нух пәйгамбәр көймәсе килде дә, проектны көймә стилендә ясарга булдым. Нух пәйгамбәр кешелекне коткарган кебек, дин дә милләтне саклар дип уйлыйм», - диде Айвар Саттаров.

Билгеле булганча, Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсында Казан архитекторы Айвар Саттаров җиңеп чыкты. Мәчет аның проекты буенча төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100