news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айвар Саттаров: Җәмигъ мәчетендә бөтен иҗтимагый функцияләр булачак

Татарстанның атказанган архитекторы, Кол Шәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров Җәмигъ мәчетендә тормыш кайнап торырга тиеш, дигән фикердә. Бу хакта ул "Печән базары" фестивалендә «Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән темага әңгәмә барышында әйтте.

"Борынгы мәчетләр дини тормышны гына күздә тотса, хәзер яңа мәчетләрдә җәмәгать тормышы бара. Мин проектлаган "Ярдәм" мәчете дә заманча иҗтимагый урын санала. Анда намаз гына кылмыйлар, иртәдән кичкә кадәр тормыш бара анда", - диде Айвар Саттаров.

Ул яңа Җәмигъ мәчетендә бөтен иҗтимагый функцияләр булачагын әйтте. "Кибетләр, кафелар, мөселман кешесенә нәрсә кирәк, бөтен бүлмәләр булачак. Ммнемчә, киләчәктә татар мөселманнар гына түгел, башка мөселманнарга да балалары белән биредә үзләренең ялларын уздырырга мөмкин. Анда тормыш кайнап торырга, яңа үзәк булырга тиеш ул", - диде Айвар Саттаров. 

Архитектор, гомумән, яңа мәчетләрне заманча итеп булдыру яклы. "Җәмигъ мәчете бүгенге буын өчен генә төзелми бит. Киләчәк буыннар мәчеткә карап, безнең ничек яшәгәнебез турында фикер йөртәчәк", - диде.

Кичә Кабан күле буенда "Ачык университет» мәйданында көннең икенче яртысында башланып кичкә кадәр берничә лекция, дискуссия узды. 

"Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән темага дискуссияне җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов алып барды. Үз фикерләрен ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин, архитектор, "Диалог/Урбан планинг» бюросы җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин һәм башкалар җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100