news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айтишниклар өчен ташламалы ипотеканы 1 процентка кадәр киметергә җыеналар

Россиядә ИТ-өлкәдә эшләүчеләр өчен ташламалы ипотека ставкасын кайсыбер төбәкләрдә 1 процентка кадәр киметүләре ихтимал. Бу турыда Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максим Паршинга сылтама белән РИА Новости яза.

«Хәзер банклар 4 процент тәкъдим итә. Төбәкләр үз бюджетлары белән программада катнашып, ставканы тагын да киметә ала. 2 процентка кадәр мисаллар бар инде. Минемчә, 1 процент булыр», – дигән министр. Бу турыда ул «Сәнәгати Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясендә әйткән.

Паршин сүзләренчә, бер атна элек банклар ташламалы кредит өчен чама белән 1,5 мең заявка биргән, хәзер аларның саны берничә тапкыр артты.

Ташламалы ипотека Россия гражданы булган 22 дән 44 яшькә кадәрге ИТ-белгечләр ала ала. Максималь ставка 5 процент, башлангыч кертем 15 проценттан кимрәк булмаска тиеш.

Мондый ипотеканы фатир, төзүче оешмалардан шәхси йорт яки киләчәктә йорт төзү өчен җир участогы алу өчен тотарга була, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Министрлык ИТ-компания хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека программасында катнашучылар исемлеген чыгарды. Исемлеккә Сбербанк, ВТБ, Альфа-Банк, Тинькофф Банк, Газпромбанк, тагын 44 банк керә.

Ярдәм программасы – тышкы санкцияләр чорында икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары комплексының бер өлеше, ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100