news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айсылу Мөхәммәтова: «Татар яңарышы» кебек яңа проектлар телебезнең дәрәҗәсен күтәрер иде

Айсылу Мөхәммәтова: «Татар яңарышы» кебек яңа проектлар телебезнең дәрәҗәсен күтәрер иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда узган «Туган тел» форумында Яңа Савин районының 146 нчы номерлы «Ресурс» лицее укытучысы Айсылу Мөхәммәтова татар телен укыту өлкәсендә яңа форматтагы проектлар кирәклеген белдерде. Бу хакта ул форумның пленар утырышында сөйләде.

Педагог үзенең чыгышында Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылган «Үз телем», «Сөйлә», «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Җәүһәр» кебек проектларның нәтиҗәлелеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, вокал, милли уен кораллары һәм курчак театры юнәлешләрен берләштергән бу башлангычлар яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә иҗади лабораториягә әверелгән. Укытучылар әлеге проектлар ярдәмендә профессиональ артистлар белән бер сафта эшләп, уникаль тәҗрибә туплый.

Айсылу Мөхәммәтова бүгенге көндә республикада табигый фәннәрне үстерү юнәлешендә уңышлы эшләп килүче «Физмат-прорыв», «Физхим-прорыв» проектларының моделен тел өлкәсенә дә күчерергә тәкъдим итте.

«Минемчә, шушы уңышлы модельне туган телләрне укыту өлкәсендә дә активлаштырырга мөмкин. «Туган тел яңарышы» яки «Татар яңарышы» кебек яңа масштаблы проектлар телебезнең дәрәҗәсен тагын да күтәрер, аны заманча, яшьләр өчен кызыклы итәр иде», – дип ассызыклады ул.

Укытучы фикеренчә, мондый яңарыш телне укыту методикасын заман таләпләренә яраклаштырырга һәм укучыларның татар теленә булган кызыксынуын арттырырга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot