news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Лерон мэриядәге вазифасында нинди проектлар өчен җаваплы булачагы турында сөйләде

Казан Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон «Әйтер сүз» сәхифәсендә туры эфирда барган әңгәмә барышында яңа вазифада нинди проектлар өчен җаваплы булачагы турында сөйләде.

Айсылу Лерон «Татар баласы үстерү» дигән концепциясе турында сөйләде. «Бу концепция минем башымда яши. Мине балаларның мәктәптән тыш, балалар бакчасыннан тыш вакыт үткәрү урыны булмавы борчый иде. Балалар үзара татарча аралашсын өчен аларның гаиләдән һәм мәктәптән тыш та татар мохите булырга тиеш. Мәсәлән, «Апуш» балалар театр студиясе нәкъ менә шундый мохит булдыра алды», – диде ул.

Шул ук максатларны тормышка ашыручы «Сөйлә», «Хәрәкәттә бәрәкәт» проектлары киләчәктә тагын да киңәергә мөмкин. Оештыручылар күбрәк мәктәпләрне, балалар бакчаларын җәлеп итүне күздә тота.

«Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үз вазифасына килгәч, Казан мэриясе белән берлектә татар балалары, татар яшьләре өчен бик күп проектлар тормышка ашырыла башлады. «Апуш», «Хәрәкәттә бәрәкәт», «Гәүһәр» һ.б. проектларда мин моңа кадәр әни кеше буларак таныш булсам, хәзер аларны оештыру эшендә катнашачакмын», – диде Айсылу Лерон. 

«Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә эшли башлавым ниндидер башка өлкәгә китү түгел. Мин һаман да татар дөньясында кайныйм. Кайда гына эшләсәм дә, максат татар милләтенә, татар дөньясына хезмәт итү. Милләтебезнең асылын, хәзинәсен саклап, буыннан-буынга тапшырып бару, телебезне саклау һәр эшләгәндә урында бурычыбыз булып тора. Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләвемә дә 26 ел булды», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100