Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айсылу Лерон: «Үз телем» бәйгесенә бер кичтә уйланган проектны да тәкъдим итәргә була
2 млн сумлык приз фонды булган бәйгедә Казан мәктәпләре укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрле яшьләр катнаша ала.
Казан шәһәре башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон «Үз телем» бәйгесенә бер кичтә уйланган проектны да тәкъдим итәргә булуын әйтте.
Бәйгедә иң яхшы дип табылган идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.
«Үз телем» бәйгесе мәктәп укучыларына һәм 35 яшькә кадәрге яшьләргә зур мөмкинлекләр бирә. Алар татар телен, татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар тәкъдим итә ала. Бер кич утырып уйласаң да була. Хәтта берничә проект тәкъдим итәргә мөмкин», - диде Айсылу Лерон «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Айсылу Лерон әйтүенчә, бәйгедә җиңүченең бүләге төгәл билгеләнмәгән. Акча, проектның чыгымнарына карап, ике миллион сумлык приз фондыннан бүленә. Мәсәлән, татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектка 200 мең сум кирәк икән, шул сумма бирелә. Тәкъдим ителә торган эшнең сметасы һәм аны тормышка ашыру юллары күрсәтелгән булырга тиеш.
Бәйгегә гаризалар кабул итү 9 июльдә тәмамлана. Катнашырга теләүчеләргә бәйге сайтында гариза тутырырга кирәк. Җиңүчеләр 1 августка кадәр игълан ителәчәк.
«Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылган. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулаган. Алар арасында сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «SkyTat» онлайн-клубы бар. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз