news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Лерон социаль челтәрләрдә зур аудиторияле төркемнәр булдыру тәҗрибәсен сөйләде

Казан Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон «Әйтер сүз» сәхифәсендә туры эфирда барган әңгәмә барышында социаль челтәрләрдә зур аудиторияле татар төркемнәре булдыру серен ачты.

«Әлеге төркемнәрне мин феномен дип атар идем. Рус аудиториясендә андый фикер алыша торган төркемнәр күргәнем юк. Бу төркемнәр максатчан эшләнмәде, үзеннән-үзе килеп чыкты, чөнки безнең милләтнең аралашырга, киңәшләшергә теләге бар. Гадәттә, үзеңә кирәк мәгълүматны интернеттан эзләп табасың бит. Ә монда киңәшләшү ихтыяҗы туды, бер-береңә ышану, «сез ничек уйлыйсыз» дигән сорау бар. Бу безнең менталитетка хас әйбер дип уйлыйм», – диде Айсылу Лерон.

Әлеге төркемнәрнең ничек барлыкка килүе турында да сөйләп үтте ул. «Бу махсус эшләнгән төркемнәр түгел. Башта миңа үземә киңәш сорап бер хат килде. Таныш булмаган кешегә киңәш бирү ул зур җаваплылык бит. Минем үз өстемә андый җаваплылык аласым килмәде, шуңа күрә язылучыларыма әлеге хатны күрсәтеп, аларның киңәш бирүен сорадым. Бик күп төрле зирәк киңәшләр килде. Шуннан соң «Киңәш» төркемен булдырдык», – диде Айсылу Лерон.

Соңрак бу төркемгә психологик сораулар килә башлаган. Әлеге сораулар өчен «Серләшик» сәхифәсе ачылган. «Сорау бирүчесе дә, сорауга җавап бирүчесе дә – язылучыларым. Әлеге төркемнәрнең уңышы да, халыкның даими әлеге төркемнәрдә киңәшләшүе дә шуннан. Әлеге сорауларга, җавапларга карап, безнең халыкның холкын, уй-фикерләрен өйрәнергә була. Бәлки киләчәктә берәр студент диплом эше дә язар әле», - дип өметләнә ул.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100