Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айсылу Лерон: «Алмаш» гаилә җыенында татар телле гаиләләрне берләштерү максаты тора
2 июньдә Казанда «Алмаш» гаилә фестивале башланып китә. Узган ел ул «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узган булса, быел «Туган авылым» комплексының зур ресторанында сәгать 16.00 га көтеп калалар.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җәйге милли проектларга багышланган матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлек башлыгы Айсылу Лерон сөйләде.
Бүгенге көндә оештыручылар «Туган авылым» комплексында мәйданчыклар әзерләү белән мәшгуль. «Ата-аналар, балалар өчен остаханәләр узачак. Мәсәлән, чәкчәк, кул эшләнмәләре ясау буенча, оригамилар да булачак. Һөнәр сайлау остаханәсе яшүсмерләр өчен кызык булыр дип өметләнәбез. Интерактивлар программасы төзелде. Барлык казанлыларны, башкала кунакларын көтеп калабыз. Төп максат – татар телле гаиләләрне берләштерү. Алар фикердәшләр икәннәрен аңласыннар, бер-берсен күрсеннәр иде, юкса, кайвакыт татар гаиләләре үзләрен ялгызы гына дип уйлый. Мәйданчык булдырып, күплегебезне күрсәтәсебез килә», – ди Айсылу Лерон.
Аның сүзләренчә, бәйрәмне ел двамында берничә тапкыр уздыру нияте бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз