Халыкка файдасы тими торган закон проекты дип саныйм. Әйтик, Мамадыш шәһәре белән районын кушып куйсалар, нәрсә буласын күз алдына китерү кыен түгелдер – казналары берләшә дигән сүз.
Әйтик, бер йортта бер нәсел яши, ди. Кайнана, кайната, гаиләләре белән 3 малай. Бөтен гаиләләр акчасын иң олы кешегә – әбиләренә алып кайтып бирергә, аннары, үзләренә кирәк булган саен, сорап алырга тиеш була. Әле сорагач та, акча кулга, һичшиксез, кирәкле күләмдә төшә, дигән сүз түгел: әби нәрсә хәл итсә, шул эшләнергә мөмкин. Гади тел белән әйткәндә, шундый әйбер килеп чыга.
Безнең муниципалитетлар турында 2003 елда кабул ителгән закон бар. Үзара салымнарның халыктан килгән 1 сумына дәүләт 4 сум ярдәм бирә иде. Ул акчага иң мөһим эшләрне эшли алалар иде: кемдер юл сала, таш җәйдерә, кемдер чишмә кырыйларын ямьләндерә. Хәзер болардан коры калуыбыз ихтимал. Бөтен җыйган үзара салым акчасы гомуми казнага китә дигән сүз. Муниципалитет башлыгы ничек хәл итә, шулай була. Районда нәрсә мөһимрәк дип саныйлар, акчаны шунда җибәрәләр. Салым җыюда катнашкан торак пунктлар бернәрсәсез калырга мөмкин.
Әлегә районнарда ике баскычлы идарә. Авыл советлары, район советларының үз депутатлары, үз бюджетларын кабул итәләр. Депутатлар арасыннан берәрсе районга вәкил буларак бара. Ә Казанда бер баскычлыга күчтеләр. Казан яны бистәләре бар. Көек, Салмачы проблемаларның чишелеше юк. Әки бистәсе Казанга 1998 елда кушылган булган. Авыл җирлеге булудан туктый, салымнары шәһәр казнасына керә. Шәһәрнең проблемалы урыннары күп булганлыктан, Әкигә игътибар юк. 26 ел вакыт узган, былтыр гына Әкинең үзәк урамына юл салынды, ничә ел тез төбеннән пычрак ерып яшәгәннәр дигән сүз. Башка урамнарында юл юк та әле.
Закон кабул ителсә, бөтен муниципалитетлар, кече авыллар, шәһәрләр мөстәкыйльлегеннән колак кагачаклар, ди ул.
Җирле үзидарә турында закон проектына карата фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.