news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Галиева: «Балалар энциклопедиясе»н әйләнә-тирә дөнья дәресендә кулланып була

«Балалар энциклопедиясе» сериясендә чыккан китапларны дәресләрдә дә кулланырга мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева шул хакта әйтте.

«Әйләнә-тирә дөнья дигән дәрес бар бит, ниндидер проект эшләре әзерләгәндә, бу китаплар башлангыч класс балалары өчен бик яхшы ярдәмлек булырга мөмкин. «Бөҗәкләр», «Гаҗәеп хайваннар» китаплары әйләнә-тирә мохитне танып белүгә юнәлдерелгән», - дип белдерде Айсылу Галиева.

«Тулы канлы шәхесләр үстерер өчен, туган җире, табигатьне яратучы, экологияне саклый белүче балалар кирәк. Бу китаплар шулар белән таныштыра. Алайса туган телебездә белем алу хокукы татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән генә чикләнә дә кала. Балалар дөньяны да туган телебездә ачарга хокуклы», - дип ассызыклады нәшрият вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100