Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айсен Николаев Казанда Якутиянең логистика үзәген булдыру теләге турында әйтте
Ту-214 һәм SJ-100 очкычларын китерү турында килешү төзелгәннән соң, Якутия Казанда логистика үзәген оештыру турында уйлана. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Татар-информ» агентлыгына төбәк башлыгы Айсен Николаев сөйләде.
«Без Якутиягә нинди очкычлар туры киләчәген озак анализладык. Белгечләребез бертавыштан Ту-214 һәм SJ-100 очкычларын сайлады. Мин үзем дә Казанга килгәндә берничә тапкыр заводта булдым. Очкычлар килгәч, очышлар челтәрен үзгәртергә планлаштырабыз. Шулай ук Казанда Үзәк Россия өчен логистика үзәге булдыру турында да уйлыйбыз», – дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Николаев шулай ук Татарстанның авиация төзелеше тармагына югары бәя бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз